24 нче ноябрь көнне гимназиябездә мәртәбәле кунаклар җиңүче укучыларыбызны котлау өчен тантаналы кичәдә катнашты. Укучыларда пожар куркынычсызлыгы өлкәсендә гражданлык җаваплылыгы тәрбияләү һәм формалаштыру максатыннан күп төрле бәйге-чаралар оештырылды.Бөтендөнья ирекле янгын сүндерүче бүлекчәсе Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы белән берлектә ”Кеше үз ихтыяры белән” исеме астында Бөтенроссия әдәби иҗат бәйгесе уздырды.Әлеге бәйгедә 11нче сыйныф укучылары Шакирова Зилә һәм Хәйруллина Эльвина “Сценарий” номинациясендә дәрәҗәле 3 нче урынга лаек булдылар.Укучыларны зур җиңүләре белән Татарстан Республикасының Бөтендөнья ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Р.Р.Камалетдинов котлады,диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.Гимназиябез директоры Н.Н.Муллахметов укучыларның уңышларын зур горурлык белән мактады,Арча районы бүлекчәсе рәисе А.И.Амирфатовка,килгән кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерде,киләчәктә дә укучыларның иҗади эшләренең дәвамлы булуын теләде.Укучыларыбызның максатлары бер булып,югары уку йортларында да дәрәҗәле урыннар насыйп булсын иде.

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International