Арча район мәдәният йортында «Мин Арча баласы» проектының икенче сезоны ябылу тантанасы булды. Тантаналы чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачып җибәрде. Проектның икенче сезоны «Татнефть» хәйрия фондының грант ярдәме хисабына тормышка ашырылды. Бу сезонда проектта районның 500 дән артык баласы һәм яшьләре катнашты һәм Арча районының тарихи объектлары турында 22 видеоролик булдырылды. Чара кысаларында видеороликларда катнашучылар һәм фотоконкурста, иҗади проектлар конкурсында, ребусларда җиңүчеләр бүләкләнде. Җиңүчеләрне Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильина Лия Юрьевна, Арча Укучылар сарае директоры Гиниатуллин Руслан Наил улы, «Казан арты» тарих-этнография музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы, Арча муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Хәкимова Юлия котлады. Бүләкләр "Вамин" компанияләр төркеме һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Эшмәкәрлек үзәге” спонсорлык ярдәме хисабына сатып алынды. Проектның икенче сезоны «Мин Арча баласы» проекты гимны белән дә үзенчәлекле. Проект җитәкчесе Руслан Наил улы Гиниатуллин җыр авторы Закирова Раушания Наил кызына, Арча сәнгать мәктәбенең «Күңелле балачак» вокаль ансамбле җитәкчеләре Фатыйхова Альбина Мәхмүд кызына һәм Ганиева Алена Ильиничнага гимнны әзерләү һәм башкарулары өчен, Арча Укучылар Сараеның «Сөембикә» бию коллективы җитәкчеләре Гыйлаҗиева Илһамия Мөбарәк кызына, «Аллегро» хореография коллективы җитәкчесе Ондрина Аида Рамазан кызына флешмоб әзерләүләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Проект тәмамланмый, ә яңа сулыш ала. Тиздән "Мин Арча баласы" проектының өченче сезоны старт алачак.

2021 елның 3 декабре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International