Арча районында бочча буенча республика ярышлары узды. Ярышларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачып җибәрде һәм барлык катнашучыларны котлады. Ярышларда Арча, Саба районнары һәм Яшел Үзән шәһәре командалары катнашты. Арча районы командасы ярышларда лаеклы чыгыш ясады. Сөнгатуллина Зилә-3 урын, Фәйзуллин Арсений-1 урын, Мостафин Рөстәм - 3 урын, Шәрәфетдинов Рамил – 1 урын, Шакирова Ралина 1 урынны яулады.
2021 елның 8 декабре, чәршәмбе