Түбән Кама шәһәрендә Спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы Кубогының 4 нче этабы узды. Ярышларда Арча Укучылар Сарае командасы да катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады. Шәхси зачетта Камаева Алинә - 1 урын, Мазитова Илсөя - 3 урын, связка дистанциясендә Камаева Алинә һәм Хәбибуллина Наилә - 1 урын, Сафин Азат-Сафин Руслан – 3 урын, Сибгатуллин Булат – Зарипов Руслан - 3 урын. Тренерлар Минхәиров Ф. Ф., Нәбиуллин Р. Р.
2021 елның 11 декабре, шимбә