Укучылар сарае базасында велосипедны фигуралы йөртү буенча Арча муниципаль районы беренчелеге узды. Ярышларда барлыгы 46 укучы катнашты.. Катнашучылар 4 яшь төркемендә ярыштылар: 1. 10-11 яшьлек малайлар, кызлар 2. 12-13 яшьлек малайлар, кызлар 3. 14-15 яшьлек егетләр, кызлар 4. 16-21 яшьлек яшүсмерләр, яшүсмер кызлар Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән призлар белән бүләкләнделәр.
2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе