Бүген музеебызда Социалистик Хезмәт Герое -якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды. Кичәдә Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улының тормыш иптәше Дания апа, килене Алимә, Арча муниципаль районы иҗтимагый совет рәисе Мифтахутдинова Надия Равил кызы, райондашыбыз, умартачы, Илсур Шәйхетдиновны якыннан белгән Мөхәммәдиев Ядкәрь Зөфәр улы, “Алифба” музее җитәкчесе Тазиев Дамир Гыйлемшәех улы, Гайнетдинов Хәлил Шәйхенур улы катнашты. Арча педагогия көллияте студентлары чарага үзләренең моңлы җырлары, мәгънәле шигырьләре белән ямь өстәделәр. Музей хезмәткәрләре Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улының “Гомерем мизгелләре” китабыннан өзекләр тәкъдим иттеләр.
2022 елның 28 марты, дүшәмбе