Арча Укучылар сарае Казан Арты музее белән берлектә «Мин Арча баласы» проекты кысаларында "Мин Арчаны беләм" дигән исем астында квест үткәрделәр. Квестта Арча районыннан 62 бала һәм яшьләр катнашты. Катнашучылар өч командага бүленде. Стартта һәр команда маршрут кәгазе алды. Һәр этапта катнашучылар Арча ягы тарихы белән таныштылар һәм биремнәр үтәделәр. Дөрес башкарылган һәр бирем өчен команда тарихи объект сурәтләнгән пазл алды. Финал этабында командалар әлеге объектның тарихы турында сөйләделәр. Җиңүчеләрне мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лия Юрьевна Ильина һәм Арча Укучылар сарае директоры Гиниатуллин Руслан Наил улы котлады. Шулай ук иң актив катнашучылар да билгеләп үтелде, аларга Казан арты музей комплексына гайлә белән бару өчен сертификатлар тапшырылды.
2022 елның 19 апреле, сишәмбе