Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Никольское авылында "Каравон” рус халык фольклор фестивале узды. Фестиваль быел 30нчы тапкыр үткәрелә. "Каравон" фестивалендә Арча район мәдәният йортыныннан "Русская песня" халык вокаль ансамбле дә чыгыш ясады. Әлеге коллективыбыз мәдәниятка керткән өлеше һәм 50 еллык иҗат юлы өчен, "Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Арча бүлекчәсе тарафыннан (җитәкчесе Васильева Л.Н.) хуплау алып үрнәк коллективлар исемлегенә тәкъдим ителгән иде. Һәм бүген "Русская песня" иҗади күрсәткечләре өчен ТР президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән 400 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!

2022 елның 29 мае, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International