Арча Укучылар Сараеның Сөембикә коллективы Сочидан җиңү белән кайтты. Яңа талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади сәләтләрен үстеерүгә ярдәм максатыннан 11-14 июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә « У самого чёрного моря " XIX Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты конкурс-фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар өчен конкурс программасы гына түгел, ә иҗади мастер-класслар, чаралар,дискотека да оештырылган иде. Арча укучылар Сараеның «Сөембикә» хореография коллективы " По морям, по волнам " биюе белән беренче дәрәҗә лауреа, ә татар биюе белән икенче дәрәҗә лауреат булды. Коллективның барлык катнашучылары медальләр һәм җиңүче кубогы белән бүләкләнде. Ә коллектив җитәкчесе-Гыйлаҗиева Илһамия Мөбарәк кызына артистлар тәрбияләүдә югары профессиональлек һәм педагогик осталык өчен рәхмәт хаты тапшырылды. Фестивальдә катнашучылар җылы һәм дәртләндергеч атмосферадан канәгать калдылар. "Сөембикә" коллективы фестиваль финалына көзен Санкт-Петербургка һәм кышын Мәскәүгә чакырылды.

2022 елның 17 июне, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International