Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриев Мәскәүдә "Регби мәктәп лигасы" Бөтенроссия ярышларында Тэг-Регби буенча Россия чемпионы булган Арча 6 нчы мәктәп командасы белән очрашты. Гомуми белем бирү оешмаларының 27 командасы арасында Арча 6 нчы мәктәп командасы беренче урынны яулады! Илшат Габделфәртович: "Спортны үстерү – шәһәр һәм районның төп өстенлекләренең берсе,- дип билгеләп үтте. - Арча 6 нчы мәктәбе коллективы спортны үстерүгә һәм камилләштерүгә, укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Мәктәп командаларының казанышлары һәм бүләкләре - моңа югары дәлил". Район башлыгы балаларга Олимпия сәламәтлеге, иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләде. Киләчәктә дә яраткан мәктәпләре, шәһәр һәм район данын яклауларын дәвам итәргә өндәде. Балалар рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

2022 елның 21 июне, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International