Арча районында «Картинг – яшьләрне сайлау» проекты кысаларында Арча муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар булды. Ярышлар Арча Укучылар Сарае, Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Арча районы балалар һәм яшьләр арасында спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырылды. Ярышларда «Стандарт», «Хонда-200», «Хонда-270», «Стриж»классларында 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 50 бала һәм яшьләр катнашты. Җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән грамоталар һәм медальләр һәм Юл хәрәкәте иминлеге бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.

2022 елның 21 июне, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International