Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Арча шәһәренең Җиңү паркында «Безнең хәтер кыңгыравы» дип исемләнгән Хәтер вахтасы үткәрделәр. Чара барышында хәрби җырлар яңгырады, фронтовик шагыйрьләрнең шигырьләре укылды. Шулай ук, чарада «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Китапханәчеләр сугыш башлану, Совет солдатларының батырлыгы һәм үз-үзләрен корбан итү, гади совет гражданнарының батырлыгы һәм ныклыгы, үз хезмәтләре һәм батырлыклары белән фронтка ярдәм иткән балалар турында китаплардан күргәзмә тәкъдим иттеләр.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International