Арча Укучылар сараеның өч проекты "Татнефть" хэйрия фондының "Игелек энергиясе" -2022 грант конкурсында җиңде. Әлмәт шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 2022 елда конкурска алты номинациядә 1400 дән артык проект игълан ителгән иде . 129 проект грант ярдәме алды "Спортивное ориентирование-выбор молодых", "Спорт туризм-выбор молодыых", "ROBOАРСК" проектларын тормышка ашыруга 1 млн.сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Проектлар Арча районы балаларын һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, техник иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

2022 елның 24 июне, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International