Мин Арча баласы. Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип башлыйлар. Проект инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Өченче сезонда «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе аша проект конкурста катнашты һәм Татарстан Республикасы министрлар кабинеты грантына ия булып, 257397 сумлык җиһазлар сатып алынды. Өченче сезонда Арча районы балалары һәм яшьләре тарафыннан Арча районы тарихы турында 15 видеоролик төшерелде. Грант ярдәме белән сатып алынган җиһазлар Арчаның истәлекле урыннары һәм авыллары турында видеоязмаларны сыйфатлы итеп төшерү мөмкинлеге тудырды. Барлык видеороликлар да «Мин Арча баласы» ютубы каналында урнаштырылды, шулай ук Арча шәһәренең урам мультимедиа экраннарында күрсәтелде.
2022 елның 29 июне, чәршәмбе