Арча Укучылар сарае «РОБОАРСК» проектын тормышка ашыра башлый. Проект Татнефть хәйрия фондының грантына ия булды. “РОБОАРСК» Арча муниципаль районының авыл җирлегендә яшәүче балаларга ярдәм итү, аларның сәләтләрен һәм техник күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында Арча районының дүрт авыл мәктәбе укучылары өчен 2022 елның сентябреннән алып 2023 елның апреленә кадәр мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Проектны тормышка ашыру барышында балалар легороботларны җыю һәм программалаштыру буенча 8 сәгатьлек кыска сроклы программаны үзләштерәчәкләр. Шулай ук 2 ярыш оештырылачак, анда проектта катнашучылар һәм барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

2022 елның 21 августы, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International