Арча Укучылар Сарае командасы «Спорт туризмы-яшьләрне сайлавы" проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проект «Энергия добра» конкурсында җиңүче булды "Татнефть" хәйрия фондының грант ярдәме хисабына тормышка ашырылачак. "Спорт туризмы-яшьләрне сайлавы" проекты кысаларында балалар һәм яшьләр өчен җәяүлеләр дистанцияләрендә спорт туризмы тактикасы, туристик походлар һәм юнәлеш буенча массакүләм чаралар үткәрү өчен кирәк-яраклар сатып алынды. Авыл яшьләрен сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан сентябрьдән майга кадәр мастер-класслар, бер көнлек дәресләр, ярышлар һәм туристик слетлар оештырылачак. Чараларны оештыруда катнашуга шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсенең җирлек белгечләре, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары да җәлеп ителәчәк.
2022 елның 21 августы, якшәмбе