Бүген Арча 5 нче гимназиясендә “Мәгариф” милли проекты “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында табигый-фәнни юнәлештәге “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге ачылды.Ачылышта Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Мухаметова Алсу Фирдаусовна,Арча Мәгариф идарәсе җитәкчесе Мухамадияров Рамиль Данилевич, “Эталон” генераль директоры Гильфанов Булат Фаритович катнашты. Гимназия базасында “Үсеш ноктасы”үзәге гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар формалаштыру, шул исәптән,уку бүлмәләрен яңарту, заманча җиһазлар алу,педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм гамәлгә ашырыла торган белем бирү программаларының практик эчтәлеген киңәйтү максатыннан ачыла.
2022 елның 9 сентябре, җомга