Рәсәйдә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан музеебызда Арча 5 нче гимназиясенең ял лагеренә йөрүче балалары белән чара оештырылды, Халыклар бердәмлеге көненең мәгънәсе аңлатылды. Шулай ук укучылар «4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне»нә багышлап ясалган күргәзмә һәм музейдагы экспозиция белән дә таныштылар.

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International