«Казан арты» тарих-этнография музеенда 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан «Туган җирем -Татарстан» исемле викторина оештырылды. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Конституция – илнең төп законы. Викторинада катнашучылар Республикабыз тарихына бәйле сорауларга җавап бирделәр, дәүләт символлары турында сөйләделәр. Чарадан соң музей экспозицияләре белән танышып, мавыктыргыч экскурсия тыңладылар.

2022 елның 4 ноябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International