Россиядә 15 нче октябрьдан 13 нче ноябрьга (Халыкара сукырлар көне) кадәр ел саен Ак таякчык айлыгы уза. Арча үзәк китапханәсендә дә «Библиотека – ТВОЯ территория» проекты кысаларында начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен интеллектуаль уен узды. Чакырылган кунаклар командаларда ярыштылар: предметларны, көйләрне таныдылар, сорауларга җавап бирделәр һәм Брайль шрифты белән китаплар укыдылар. Чара түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
2022 елның 12 ноябре, шимбә