Ноябрь аенда Казанда «Иҗади уңыш» дигән Халыкара инструменталь, вокаль, театр һәм хореография сәнгате бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары актив катнашты. «Гран-При»га «Нәфис сүз» номинациясендә Минашаева Эльза (укытучысы Ләйсән Ахунова) «Халык вокалы» номинациясендә-Гатауллина Адилә (укытучысы Чулпан Харисова) «Халык уен кораллары. Профессионал.» номинациясендә «Ятаган» фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчеләре Айгөл Гарифуллина, Ирек Яппаров). Конкурс лауреатлары «Халык уен кораллары» номинациясендә Харисов Алмаз-1 нче дәрәҗә лауреат, курайчылар дуэты – 2нче дәрәҗә лауреат (укытучылары Рәдис Харисов), Чугунов Даниил-2 нче дәрәҗә лауреат, Шәрәфиев Айнур-2 нче дәрәҗә лауреат (укытучылары Миләүшә Алеева) «Эстрада вокалы» номинациясендә Шәмсетдинова Ралина – 1нче дәрәҗә лауреат, Хәмдиева Диләрә – 2нче дәрәҗә лауреат, Төхвәтуллина Алия – 3нче дәрәҗә лауреат, Котдусова Сафия-3нче дәрәҗә лауреат (укытучылары Гөлнара Сабирова), Якупова Розалина-1нче дәрәҗә лауреат (укытучысы Чулпан Харисова). Арча балалар сәнгать мәктәбенең «җыелма» хоры-2 нче дәрәҗә лауреат; «Консонанс» укытучылар ансамбле – 1нче дәрәҗә лауреат. «Иң яхшы укытучы»дипломнарына Сабирова Гөлнара Барый кызы, Ахунова Ләйсән Габделәхәт кызы, Харисова Чулпан Фирдант кызы ия булдылар. «Иң яхшы концертмейстер» дипломын Харисов Рәдис Рәфис улы алды. «Иң яхшы костюмнар» дипломына «Ятаган» фольклор уен кораллары ансамбле лаек булды. Җитәкчеләре Айгөл Гарифуллина, Ирек Яппаров.

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International