Халыкара толерантлык көне уңаеннан Үзәк китапханәнең Виртуаль концерт залында, "Толерантность – ориентир XXI века” исемле түгәрәк өстәл узды. Чарада Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең беренче курс студентлары катнашты. Сөйләшү сораудан башланды: "Хәзерге заман кешесендә толерант булу өчен нинди сыйфатлар җитми?" Укучылар үзләрен тылсымчы буларак күзаллап, планетабыздагы барлык кешеләргә иң матур сыйфатлар, хисләр бүләк иттеләр һәм барысын да тактага язып куйдылар. Алып баручы инвалид балаларга, балалар йортларында тәрбияләнүче балаларга һәм картлар йортындагы ялгыз кешеләргә карата толерантлы булырга басым ясады

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International