2009 нчы елдан башлап Арча муниципаль районында якташыбыз, Халык язучысы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия булдырылды. Премия 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге, якташыбызның күркәм эшләрен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан, быел 12 нче тапкыр уздырылды. Быел әдәби премия алу өчен 12 кеше үзләренең эшен тапшырды.

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International