Арча үзәк китапханәсенең Виртуаль концерт залында, Әниләр көненә багышланган, тәҗрибәле һәм яшь әниләр өчен хаталар өстендә эш узды. Рая Фәтхуллина һәм Фәридә Насыйрова яшь әниләргә балалар тәрбияләүдә үзләренең бай тәҗрибәләрен, файдалы киңәшләрен җиткерделәр һәм кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Ә менә балалары күп булган хатын-кызлар нәрсә эшли соң? Алар бар нәрсәгә ничек өлгерәләр? Бу һәм башка сорауларга биш бала анасы Раушания Закирова җавап бирде, үзе иҗат иткән бишек җырын бүләк итте.

2022 елның 26 ноябре, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International