Арчаның 8 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән матур, җылы очрашу оештырылды. Чара балаларның җыр-биюләре, туган телдә сөйләнгән якташ язучыларыбызның шигырьләре, кунакларның чыгышы белән үрелеп барды. Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре, «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе - Адилә Әхмәтҗанова балалар белән китап уку, китапка мөнәсәбәт турында әңгәмә корды, берләшмә эшчәнлеге белән таныштырды.

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International