1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Инвалидлар ункөнлеге уза. Бу чорда халыкның социаль якланмаган катламнарына: мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәгеләргә, инвалидларга аеруча игътибар юнәлтелә. 1 нче декабрьдә “Библиотека – ТВОЯ территория” проекты кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм библиоволонтёрлар тарафыннан Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә библиоволонтерлар китап кыстыргычы ясау буенча осталык дәресе үткәрделәр. Чын күңелдән эшләнгән әлеге кыстыргыч китапханә хезмәткәрләре китап сөюче дусларына бүләк итәчәк.

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International