Арча район балалар китапханәсендә “Игелекнең чиге юк” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат остаханәсе” проекты кысаларында “Йөрәк тулы изгелек” дигән йомгаклау чарасы узды. Проект Президент грантлары фонды ярдәме хисабына гамәлгә ашырылды. Мәктәп укучылары, тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр район балалар китапханәсендә оешкан библиоволонтерлар командасы һәм алар катнашында уздырылган чаралар белән таныштылар, хөрмәтле кунакларның чыгышын тыңладылар. Тантаналы бәйрәм актив укучыларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан, балаларга шатлыклы мизгелләр бүләк иткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез!

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International