Бүген Үзәк китапханәдә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган очрашу узды. Чараның кунагы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Абдуллина Ләйсән Илсуровна катнашучыларны РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законы белән таныштырды. Ул сатып алучыга һәм сатучыга теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеген һәм киңәшләрен бирде. Чарада кулланучылар хокуклары турында күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алынды. Ә үз хокукларыбызны, алардан файдалана белү безнең кулланучылар хокуклары бозылган очракта килеп чыга торган конфликтлы ситуацияләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.

2023 елның 15 марты, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International