2023 нче ел - Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан «Мәдәният идарәсе», «Казан арты» тарих-этнография музее һәм Арча районы ветераннар Советы игълан иткән «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!» исемле бәйге дә һөнәрчеләребезне барлау, халыкка таныту максаты белән оештырылды. Бәйге нигезендә безнең районда гомер итүче ветераннарыбыз төрле кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Казан арты тарих-этнография музеенда Арча ветераннарының кул эшләнмәләреннән оештырылган «Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре!» дигән эчтәлекле күргәзмә белән һәркем якыннан таныша ала. Килегез! Күрегез!
2023 елның 28 марты, сишәмбе