Лесхоз авыл китапханәсендә “Эколята” экология клубы әгъзалары һәм 2-3 сыйныф укучылары өчен “Канатлы дусларыбыз” дигән әдәби экология сәгать үткәрдек. Алар китапханәченең канатлы дусларыбыз турындагы хәбәрен тыңладылар, презентация карадылар, безнең төбәктә яшәгән кошларның тавышларын тыңладылар. Балалар “Иң, иң яхшылар” викторинасында актив катнаштылар, “Кошлар ничек җырлый”, “Оча - очмый”, “Кош һөнәре” дигән уеннар уйнадылар. Аннары балаларны «Птичий гомон» мастер-классына чакырдык. Төрле материаллардан бик теләп кошлар ясау серләре белән таныштылар. Ә тагын балалар яз көне кошларга комачауламас, бистә һәм урманда һәрвакыт канатлы дусларыбыз, бәләкәчләр яшәсен өчен табигатьтә үзеңне ничек тотарга икәнен белделәр.
2023 елның 4 апреле, сишәмбе