Балалар өчен "Могҗизалы су" дигән Бөтен дөнья су ресурслары көненә багышланган эрудитлар рингы Кзыл-Яр авыл китапханәсендә узды. Викторина алдыннан балалар белән суга багышланган шигырьләр һәм табышмакларны искән алдык. Су нәрсәгә кирәк; дөньда нинди елгалар бар; авылыбыз янында нинди елгалар, чишмәләр бар, дигән сорауларга җавап бирде нәни укучыларыбыз. Викторинаның сораулары проектор ярдәмендә экранга чыгарылды. Балалар 3 варианттан дөрес җавап әйтергә тиеш иде. Һәрбер дөрес җавап өчен уйнаучылар 1 балл, ягъни бер стакан суга ия булдылар. Уен азагында кемнең банкасында су күбрәк булды, шул җиңде. Балалар кызыксынып уйнадылар, үзләрен зирәк һәм тапкыр икәннәрен күрсәттеләр.
2023 елның 4 апреле, сишәмбе