Арча район балалар китапханәсендә 2 нче номерлы мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен «Хайваннар дөньясында» дип исемләнгән кызыклы чара узды. Балалар кешеләрнең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен ачыкладылар, төрле уеннарда катнаштылар, актив аралаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук алар Кызыл китап белән таныштылар һәм китапның төрле төстәге битләрдән торганын, һәр битенең үз әһәмияте барлыгын белделәр.

2023 елның 4 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International