Ташкичү авыл китапханәсендә халыкара урман көненә багышланган "Әйдәгез сәяхәткә!” исеме астында экологик уен узды. Экологик уен “Табигатьне ничек сакларга?” Һәм “Нәрсә ул Кызыл китап?” дигән диалогтан башланды. Чара барышында балалар 2 командага бүленделәр “Знатоки” һәм “Умники”. Командаларга “Елның дүрт вакыты”, “Бу яфрак нинди агачтан?”, “Үсемлекләр дөньясы, хайваннар дөньясы” исемле уеннар тәкъдим ителә. Шулай ук балалар кроссворд чишеп, үз белемнәрен тикшерделәр. Кроссвордны фаразлауда ярдәмгә “Табигать тиңсез хәзинә-аның кадерен бел генә” дип аталган китап күргәзмәсе килә. Экологик уен барышында балалар табигатьтә файдасыз үсемлекләр һәм агачлар булмаячагын һәм алар бөтен үсемлек һәм хайваннар дөньясына сак карарга тиешлеген аңладылар.

2023 елның 4 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International