Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында экология темасына багышланган “Су – яшәү чыганагы” исеме астында ачык дәрес узды. Дәреснең төп максаты: балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү, балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү, суныӊ табигатьтә төрле рәвештә очравына ышандыру. Әлеге очрашуга һәрвакыттагыча мөхтәрәм кунаклар чакырылды: Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының “Ашыт” табигый тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы.
2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе