Иске Ашыт авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышланган «Кошларым – дусларым» дип аталган экологик дәрес уздырылды. Дәрес өч өлештән торды. Беренче өлештә балаларга кошларны яклау, аларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт турында сөйләнде. Өйдә яшәүче кошлар – попугайлар турында сөйләштек. Сыерчык оялары, ояда яшәүче кошларны куркытмау, күкәйләренә тимәскә кирәклек искәртелде. “Яз хәбәрчеләре” исемле күргәзмә аша кошларның төрләре белән, рәсемнәре белән таныштык.

2023 елның 8 апреле, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International