Лесхоз урта мәктәбе базасында мәгариф оешмалары укытучылары өчен «Яшь педагоглар һәм остазларның үзара эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре»дигән район семинары үткәрелде. Семинарның максаты: яшь педагогларның эшчәнлеген остазларга тәкъдим итү, стажлы укытучыларның тәҗрибәсе белән уртаклашу. Семинарда «Мәгарифне үстерү институты»ның фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна катнашты. Ул тикшеренү эшчәнлегендә яңартылган ФГОС таләпләрен аңлатты. Семинар яшь педагоглардан мастер-класслар һәм тренинглар белән баетылды. Тәҗрибәле укытучыларның киңәшләре һәм үгет-нәсихәтләре яшь педагоглар өчен бик кирәкле һәм мөһим.
2023 елның 7 апреле, җомга