1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. «Исәнмесез кошкайлар!» дип исемләнгән чара виртуаль сәяхәт формасында Урта Пошалым авыл китапханәсендә узды. Очрашуны кошларның күптөрлелеге һәм тормыш эшчәнлеге, аларның табигатьтә һәм кеше өчен зур әһәмияте турында әңгәмәдән башладык. Балаларга кошлар тормышыннан кызыклы мизгелләр турында сөйләдек. Шулай уккайбер кошларның җир йөзеннән юкка чыгуы белән бәйле проблемалар турында фикер алыштык. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр. Кышлаучы һәм яз көне безнең җирлеккә кайтучы кошлар турында сөйләдек. Төрле кошлар җырлаган фонограммаларны тыңладык. Чара ахырында балалар кышлаучы кошлар өчен рационны төзеделәр. Шулай ук яз көне безнең якларга очып килгән кошлар турында кроссворд чиштек. Мондый чаралар Иске Кырлай, Губурчак, Купербаш авыл китапханәләрендә дә үткәрелде.
2023 елның 11 апреле, сишәмбе