Урта Пошалым авыл китапханәсе укучылар арасында «Экология турында язабыз» дип аталган әдәби конкурс игълан итте. Конкурста катнашучылар экология һәм планетабызны саклау темасына шигырьләр, хикәяләр тәкъдим иттеләр. Конкурста өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Конкурсның максаты: талантлы авторларны экологик проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү. Катнашучылар тәкъдим иткән әсәрләр китапханәнең «В Контакте» социаль челтәрендәге битендә урнаштырылып бара. Тәкъдим ителгән әсәрләрнең тематикасы табигатьне һәм аны саклауны, табигатебезгә кешеләрнең карашын яктырта. Шушы әсәрләр аша, алар укучыларга, аеруча балаларга табигатьне саклауның мөһимлеген күрсәтәләр. Конкурска нәтиҗәләр 15 апрельдә -Экологик белем көнендә ясалачак.
2023 елның 11 апреле, сишәмбе