7А,Б, В укучылары мәктәп территориясен, Борганов паркы территориясен чүп-чардан һәм яфрактан чистарттылар. Бүгенге өмә - мәктәбебезнең территориясен чистарту чарасы гына түгел, укучыларны һәм укытучыларны тагын да берләштерү өчен менә дигән мөмкинлек. Бүгенге өмәдә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу — безнең бурыч!

2023 елның 7 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International