«Исәнмесез кошкайлар!» дип исемләнгән чара виртуаль сәяхәт формасында Урта Пошалым авыл китапханәсендә узды. Очрашуны кошларның күптөрлелеге һәм тормыш эшчәнлеге, аларның табигатьтә һәм кеше өчен зур әһәмияте турында әңгәмәдән башладык. Балаларга кошлар тормышыннан кызыклы мизгелләр турында сөйләдек. Шулай уккайбер кошларның җир йөзеннән юкка чыгуы белән бәйле проблемалар турында фикер алыштык. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр. Кышлаучы һәм яз көне безнең җирлеккә кайтучы кошлар турында сөйләдек. Төрле кошлар җырлаган фонограммаларны тыңладык. Чара ахырында балалар кышлаучы кошлар өчен рационны төзеделәр. Шулай ук яз көне безнең якларга очып килгән кошлар турында кроссворд чиштек

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International