Бүген, безнең Арча шәһәренең «Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы» нда Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы», Россиядә “Педагог һәм остаз елы» кысаларында татар шагыйре, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе якташыбыз Сания Әхмәтҗанова белән очрашу кичәсе булды. Шигырь, җыр,сүз бәйрәмен үткәрүнең максаты,туган ягыбызда туып – үсеп чын татарның йөзе булырлык шагыйрә булып үсеп җиткән Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова иҗаты белән якыннан таныштыруга багышланган иде.

2023 елның 14 апреле, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International