1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды. Санитар-экологик икеайлык белән бергә 1 апрельдән «Эковесна 2023» республика акциясе старт алды. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр узачак. Әлеге акциягә кушылып, без, мәдәният хезмәткәрләре, өмә оештырдык, авыл мәдәният йорты, китапханә территориясен һәм юл кырыйларын чүп-чардан чистарттык, коелган яфракларны җыйдык. Без табигатебезнең чисталыгы өчен!

2023 елның 15 апреле, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International