Кукмара районында зур чара - "Тату сыйныф серләре" дигән ата-аналар комитетлары республика фестиваленең финал этабы узды. Татарстан Республикасының иң көчле 13 командасы үзләренең сәләт һәм осталыкларын күрсәттеләр, көч сынаштылар. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әсәдуллина Алсу Мөниб кызы катнашты. Районыбыз данын Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы А сыйныфы ата- аналар комитеты яклады һәм икенче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе