Өчиле авыл китапханәсе, экологик белемнәр көне уңаеннан, үзенең яшь укучыларын, 1-4 сыйныф укучыларын, «Акыллы эшләпә» дип аталган экологик дәрестә катнашырга чакырды. Бу юлы акыллы эшләпәдә экологик темага сораулар җыелды. Китапханәгә килүчеләрнең барысы да тиешле сорауны үзләренә алырга, дөрес җавап бирергә тиеш иде. Дөрес җавап биргән укучыларны китапханәче татлы конфет белән сыйлады.
2023 елның 24 апреле, дүшәмбе