Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Казансу” ял паркында “Илһам күктән – фәлсәфә тормыштан” исеме астында, Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, әдәби мәйдан оештырды. Шигъри чарада “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләренең бөек Тукаебызга багышланган әсәрләре һәм шагырьнең үзе иҗат иткән шигырьләре яңгырады. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте студентлары Г. Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы турындагы сораулардан торган викторинада катнашты. Әдәби мәйдан күмәк «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

2023 елның 25 апреле, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International