Үзәк китапханәдә “Горизонт” яшь сайлаучысының клубы кысаларында Арчаның 5 нче номерлы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен Җирле үзидарә көненә багышланган “Конвертта сораулар” дигән дискуссия таганнары узды. Кунак итеп Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Э.Ш. чакырылды. Китапханәче балаларга Россиядә үзидарә тарихы турында сөйләде. Эльвира Шамил кызы өлкән сыйныф укучыларын җирле үзидарә органнарының ничек төзелүе, аларның бурычлары, районыбызда нинди эш алып баруы белән таныштырды.

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International