Кушлавыч балалар бакчасында Халыкара Җир-Ана көне уңаеннан «Җир - безнең уртак йортыбыз» исемле чара үткәрелде, балалар планетабыз турында иллюстрацияләр карады, глобус белән таныштылар, планетабызны ничек саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Табигатьтә, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Урманда яшәүче җәнлекләрне танырга өйрәнделәр.
2023 елның 2 мае, сишәмбе