Орнашбаш авыл китапханәсендә кечкенә китап укучыларыбыз өчен «Җәнлекләр дөньясында» дип исемләнгән викторина үткәрелде.Балаларны «Тәбигать тиңсез хәзинә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.Балалар безнең илебездә яшәүче кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары турында мәглүмат алдылар. Хайваннар турында мәкальләр әйттек, табышмакларга җаваплар эзләдек. Балалар өчен чыгарылган энциклопедия китабыннан күбәләкләр, бөҗәкләр тормышы белән таныштык.Төрле бөҗәкләрне танырга, аерырга өйрәттек. Балаларга бик тә кызыклы булды.

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International