Шекә авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен «Бөтен Җир шары Кояш конен бәйрәм итә» дигән якты, җылы чара оештырды. Китапханәче Локманова Г.Х. балаларга кояш турында кызыклы фактлар сөйләде, шигырьләр укыды. Кояшның яктылыгы һәм җылылыгы планетабыздагы барлык тереклеккә тормыш бирүен, җирдәге табигатьнең күп кенә күренешләре аңа бәйле булуын аңлаттык, логик мәсьәләләр чиштек. «Кояш һәм яңгыр» хәрәкәтле уенын, «Кояш нәрсәгә охшаган?» сүзле уенын балалар зур кызыксыну белән уйнадылар .
2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе