3 майда Кояш көне билгеләп үтелә. Ул «Халыкара Кояш энергиясе җәмгыяте» тарафыннан 1994 елда гамәлгә кертелгән. Бу көнне 1 номерлы Шәһәр китапханәсендә «Кояшта кунакта» дип исемләнгән экологик сәгать узды. Укучылар өчен “Һәрвакыт булсын Кояш” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара барышында балалар шулай ук Кояш турындагы мифлар һәм легендалар, К.И.Чуковскийның «Краденое солнце» әкияте белән таныштылар. Балалар кояш турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Кояш чыгуы көн саен якты киләчәккә өмет һәм ышаныч бирә. Һәрвакыт булсын Кояш!

2023 елның 3 мае, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International